Всероссийский сборник статей и публикаций портала Гениальные дети.

Методическая разработка.


Скачать публикацию
Язык издания: русский
Периодичность: ежедневно
Вид издания: сборник
Версия издания: электронное сетевое
Публикация: Методическая разработка.
Автор: Гузаирова Ляйсан Габдуллазяновна
Уйнап күңел ачабызЧигүле кулъяулыкларны, дус кызларым белән кич утырып, Сабантуй батырларына да, армиягә китүче егетләргә бүләк итеп тә, яшь егетләргә вәгъдә бүләге итеп тә чиктек. Киягә чыкканда туй бүләгенә дә, бирнә итеп тә чигелгән әйберләр әзерләдек. Әйе, халкыбыз тегү – чигүгә бик оста булган шул. Татар кызлары кечкенәдән чигү серләренә өйрәнгәннәр. Бизәкләргә халкыбызның бәхет һәм матурлык турындагы уй – хыяллары, якты хисләре салынган. 14 укучы. Уңган хатын – кызларыбыз Эшнең серен белгәннәр. Кич утырып, җырлар җырлап, Оста чигү чиккәннәр. 15укучы. Бу ашъяулык, кулъяулыклар Тамбур белән чигелгән. Әллә инде чын чәчәкләр Өсләренә сибелгән. 16 укучы. Чәчәкләр үскән болында Чигү чигә кыз бала. Аның чиккән чәчәкләре Шундый матур төс ала. (Р.Вәлиева)Укытучы. Әсмабикә әби, безнең балалар арасында да бик тырыш, бик уңганнар бар бит. Алар бүгенге бәйрәмгә үзләре чиккән кулъяулыкларны алып килделәр. Әйдәгез әле, балалар, кулъяулыкларыбыз белән мактанышып алыйк әле.Кулъяулыклы бию.( “Әпипә” татар халык көенә) Әби. И, рәхмәт яугырлары, күңелемне күрдегез, алтынкайларым. (Сөлге ала).19 укучы. Кызлар, карагыз әле. Нинди матур сөлгеләр! Бу сөлгеләрне үзең чиктеңме әллә, әбекәй?Әби. Әйе, балакайларым, татар хатын – кызларының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Алар җеп эрләгән, шәл бәйләгән, тула баскан, келәм, ашъяулык, сөлге тукыган. Сөлгеләрне рама төрендәге гади генә туку станокларында тукыганнар. Тукылган әйберләр белән өй киендергәннәр, яшь кызлар бирнә өчен әзерләгәннәр. Кызыл башлы Казан сөлгеләре Сабантуй колгаларында җилфердәгән. Алар кыр эшләрендә җиңүчеләргә һәм Сабантуй батырларына бүләк итеп бирелгәннәр. Бу сөлгеләр, әбиләребезнең күңел җылысын саклаган хәлдә, киләчәк буыннарга да барып ирешсен иде.20 укучы. Бу шигырем ап – ак сөлге булып, Алларыңны синең капласын. Таң капкасы белән ачабыз без, Сабантуйның бәйрәм капкасын.21 укучы. Бу шигырьне чиккән сөлге итеп, Колга башларына бәйлә син. Колгаларга бәрхет бәйләнмәсен, Колгаларга бәхет бәйләнсен.22 укучы. Каюлары нинди тигез аның, Ука белән ефәк аралаш. Бигрәк матур Казан сөлгесе, Җем – җем итә аның өлгесе.23 укучы. Ике башы нинди тигез аның, Рәхәтләнә күңел карагач. Бигрәк матур татар бизәкләре Читләренә чәчкә уралгач. (Р. Вәлиева)Укытучы. Әсмабикә әби, кызларыбыз сезгә “Сөлге чигүче кызлар” биюен бүләк итәселәре килә. Әйдәгез әле, кызлар, күрсәтегез осталыгыгызны.Бию. “Сөлге чигүче кызлар”Ф. Әхмәт көе.Укытучы. Булдырдыгыз, кызлар. Татар хатын –кызларыбызЭшнең серен белгәннәр.Кич утырып, җырлар җырлапОста чигү чиккәннәр.Бу сөлгеләр, эскәтерләр,Тамбур белән чигелгән.Әллә инде өсләренәЧын чәчәкләр чигелгән. Әйе менә шушы шигырьдәгечә безнең дәү әниләребез кич утырып, дус кызлары белән кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Мендәр тышларын да бик тырышып чиккәннәр. Каты телле, яман күңелле кешеләрнең күзләре шушы чигелешле мендәрләргә төшә дә, хатын-кызларга күз тими дип әйтә торган булган аларга өлкән буын. Килен булып төшкәндә бирнә итеп чигүле сөлгеләр, мәк чәчәкләре чигелгән мендәрләр киленнең уңганлыгын күрсәткән. Дәү әниемнең күнел җылысы салынып эшләгән кул эшләре безнең өебезгә аерым бер ямь, җылылык өстәп тора.